Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер ир-ат, өйне янгыннан саклыйм дип, җәрәхәтләр алган

Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йорт тулысынча яна, ялкын телләренең өйдән 1,5 метр читтәге хуҗалык корылмаларына күчү ихтималы зур була.

Кукмара районында 32 яшьлек ир-ат, өен янгыннан саклыйм дип, җәрәхәтләр алган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр. 

Кукмара районында бер ир-ат, өйне янгыннан саклыйм дип, җәрәхәтләр алган

5 апрельдә сәгать 16.25тә районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына телефон аша Кукмара районының Арпаяз авылы, Береговая урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 

Кукмара районында бер ир-ат, өйне янгыннан саклыйм дип, җәрәхәтләр алган

Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йорт тулысынча яна, ялкын телләренең өйдән 1,5 метр читтәге хуҗалык корылмаларына күчү ихтималы зур була. 

Кукмара районында бер ир-ат, өйне янгыннан саклыйм дип, җәрәхәтләр алган

Нәтиҗәдә өй, агач сарай яна, күршедәге торак йортның тәрәзә пыялалары шартлый. 

Өйләрен янгыннан сакларга тырышкан 32 яшьлек ир кеше зыян күрә. Аны Кукмара районы үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы алып китә. 

Кукмара районында бер ир-ат, өйне янгыннан саклыйм дип, җәрәхәтләр алган

Янгын чыгуның якынча сәбәбе: электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев