Кукмара районында җәйге йорт янган, такта сарайның түбәсенә зыян килгән
Янгын Байлангар авылында була.
Кукмара районында җәйге йорт янган. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасына районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
23 апрельдә сәгать 12.46да 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Байлангар авылының Совет урамында янгын чыгу турында хәбәр кабул ителә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йорт тулысынча яна, аның түбәсе инде өлешчә җимерелгән була, «кызыл әтәч» яна торган корылмадан өч метр читтә урнашкан тактадан ясалган сарайның түбәсенә дә үрелә. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы була.
Янгын сүндерү подразделениесе хезмәткәрләрен хуҗалар каршы ала. Алар йортта беркем дә яшәмәвен, монда ял көннәрендә генә килүләрен сөйлиләр.
Җәйге йорт тулысынча янып бетә, 60 квадрат метр мәйдандагы такта сарайның түбәсенә зыян килә. Кешеләр зыян күрми.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев