Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры килде

Министр Лубян урман-техник көллияте эшчәнлеге белән танышты.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара районына килде. Ул үзенең эш сәфәрендә Лубян урман-техник көллиятенең эшчәнлеге белән танышты. Аны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, көллият директоры Рим Фәхразиевлар озатып йөрде.

Министр танышу эшен студентлар тулай торагыннан башлады. Монда ул студентларның көн тәртибе, ашау режимы, беренче медицина ярдәме оештырылу, янгын куркынычсызлыгы, чисталык мәсьәләләренә тукталды. Җитешсезлекләрне төзәтергә киңәш итеп, кисәтүләр ясады.

Равил Кузюров укучыларның белем дәрәҗәсе белән дә кысыксынды. Аңа үзенең студент елларын искә төшерергә мөмкинлек булды: “Урманнарны саклау” һәм “Урманнарны үрчетү һәм торгызу” дәресләрендә яшүсмерләр белән рәттән утырып, укытучыны тыңлады. 

Әлеге очрашуның иң җанлы мизгелләре, мөгаен, Лубян мәдәният йортында студентлар белән кара-каршы сөйләшү булгандыр. Резеда Гаянова һәм Равил Кузюров яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

Уку йортын тәмамлагач һәр кешенең югары хезмәт хакы алып эшлисе килә. Булачак белгечләрне иң кызыксындырган сорауларның берсе - гади урманчының айлык хезмәт хакы. 

-Хәзерге вакытта урманчылыкта эшләүче белгечләрнең хезмәт хакы 27 меңнән башлана, уртача хезмәт хакы 35-40 мең, - диде министр. - Әлбәттә эш стажы булу да моңа йогынты ясый. Диплом алып, эшли башлаган чорда махсус түләүләр каралган. Республикада Россиянең башка регионнарына караганда Татарстан Рәисе ярдәме белән хәлләр бер баскычка югарырак. 

Яңа елга ике айдан кимрәк вакыт калып бара. Ел ахырына якынлашканда урманчыларның уяу булуын таләп итә торган чор башлана. “ Яңа ел бәйрәменә “чын” чыршы куярга теләүчеләр белән ничек көрәшәсез ?" – дип кызыксынды бер студент. 

-Бу чорда безгә хокук саклау органнары булыша. Алар ярдәме белән махсус рейдлар булдырыла. Урманчылар тарафыннан тәүлек буе дежур тору оештырыла. Соңгы елларда күпчелек халык ясалма чыршыларга күчте. Ә сәүдә нокталарында сатыла торган чыршыларга килсәк, аларны питомникларда үстерәләр. Сын чыршы сораучылар арту түгел, ә кимү ягына бара, - дип уртаклашты урман хуҗалыгы министры. 

Укучылар Равил Кузюровның ялларын ничек үткәрүе белән дә кысыксындылар. 

-Мин дә сезнең шикелле озын ялларымда организмны ял иттерәм. Иртән кояш чыканда кармак белән яр буенда гына балык тотарга яратам. Кечкенәдән хоккей уйныйм, су коенам. Мөмкинлек булганда сәяхәт итәм, илебезнең матур табигатен өйрәнәм. Соңгы вакытта Алтайда булып кайттым, - диде ул. 

Казан кунагы укытучылар коллективы белән дә аралашты. Көллият директоры Рим Фәхрәзиев һәм аның урынбасарларының укыту-тәрбия эшенә багышланган чыгышлары тыңланганнан соң, педагоглар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаштылар. Мамадыш ягыннан килүче автобусның берничә чакрым гына Любянга җитмичә борылып китүе студентлар, якын-тирә авыл халкы өчен уңайсызлыклар тудыра икән. Кукмара районы тарафыннан икенче як җитәкчеләре белән бу турыда сөйләшү булган инде. Ләкин әле уңай җавап алынмаган. Урман хуҗалыгы министры бу эшкә ачыклык кертәчәге турында әйтте. Авыл җирлегенә караган кыенлыклар турында да сөйләшенде очрашуда. 

Мондый аралашуларның ахыр чиктә уңай нәтиҗәсе булу, әлбәттә, матур күренеш. Югары даирәдәге дәүләт хезмәткәренең яшь буын белән очрашып сөйләшүе эзсез югалмас, ә биргән вәгъдәләр үтәлер дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk