Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы дәваханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачылды

Компьютер томографиясе район дәваханәсенә «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында кайтты.

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачтылар. 
Хәзер район халкы дәвалаучы табибның күрсәтмәсе буенча дәваханәдә планлы һәм ашыгыч рәвештә мөһим тикшеренүләр уза алачак. 
Дәваханәнең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, компьютер томографиясе Кукмара районы үзәк дәваханәсенә "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын тормышка ашыру кысаларында кайткан. "Кукмара районы халкы әлеге көнне бик озак көтте. Хәзер алар томография узу өчен башка районнарга бармаячаклар. Яңа җиһаз организмга комплекслы тикшерү уздыру өчен көнгә 6-7 пациентны кабул итә алачак. Компьютер томографиясе кан тамырларындагы үзгәрешләрне, онкологик авыруларны ачыклый, шулай ук эчке органнарның үзгәрешләрен диагностикалый алачак", - дип билгеләп узды баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk