Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев төзелеш объектларындагы эш барышы белән танышты
Әлеге объектларны йөреп чыкканнан соң, район башлыгы җаваплы кешеләргә бурычлар билгеләде.
Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмарада алып барылучы төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты, сыйфатын бәяләде. Сергей Димитриев иң элек 3нче урта мәктәп территориясендә төзелүче башлангыч мәктәп бинасында булды, алга таба район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә башланып киткән ремонт эше белән танышты, «Ялкын» яшьләр (яшүсмерләр) клубын, «Миләшкәй» балалар бакчасын карады.
Әлеге объектларны йөреп чыкканнан соң, район башлыгы җаваплы кешеләргә бурычлар билгеләде.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев