Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз, диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның барлык хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән котлый.
– Безнең хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне җиткерәм: тазалык-саулык, бәхет, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телим, – диелә котлауда. – 8 Март ул – һәркем күңелендә иң якты хисләр уята торган бәйрәм. Бүген без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүче, икътисадыбызны алга алып баручы хезмәт кешесе буларак та хөрмәт итәбез. Сез авыр минутларда да бирешмисез, көчле һәм түзем була беләсез. Ил өчен катлаулы көннәрдә уртак эш хакына берләшеп, Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтәсез. Без сезнең белән горурланабыз, каршыгызда үзебезне һәрчак бурычлы итеп тоябыз.
Барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев