Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара район суды Казан шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек кешене мошенниклыкта гаепле дип тапты

Өлкән яшьтәге кешене «Сезнең туганыгыз бәла-казага юлыкты» дигән схема буенча алдалыйлар.

2024 елның 14 мартында яшь егет мошенниклык схемасы буенча, курьер ролендә, Кукмарага килә һәм пенсионердан 100 мең сум акча ала.

Өлкән яшьтәге кешене «Сезнең туганыгыз бәла-казага юлыкты» дигән схема буенча алдалыйлар. Ул бертуганының кызы юл-транспорт һәлакәтенә очраган дип уйлый.

Җинаятьченең зыян күрүчедән акча алырга хокукый нигезләре булмый.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, әлеге егеткә 11 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Моннан тыш, район прокуратурасы хөкем ителүчедән нигезсез алынган бөтен сумманы түләттерүне таләп итеп дәгъва әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев