Кукмара районы башлыгы киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре белән очрашты
Очрашу комбинатның актлар залында узды.
Бүген Сергей Димитриев киез итек-киез комбинатында булды. Район башлыгы анда комбинат хезмәткәрләре белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-Бүгенге көндә комбинатта 450 кеше хезмәт куя. Хезмәт хакы билгеләнгән вакытында түләнә, - ди комбинатның генераль директоры Ләлә Шәрипова. – Тәүлегенә 1100 пар киез итек, 1000 парлап төрле аяк киеме җитештерәбез. Гыйнвар аенда гына да, 17 көн эчендә 31 мең пар аяк киеме эшләп чыгарылды.
Директор сүзләренчә, бүгенге көндә эшләп чыгарылган продукциягә бәяләр күтәрелмәгән. Кибеттә товар күпләп сату бәясеннән тәкъдим ителә. Моның шулай булуына кышның башка елларга караганда җылы килүе сәбәп булып тора, диде ул.
Очрашу барышында Сергей Димитриев, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәктә районда эшләнеләчәк проектларга тукталып үтте. Яңа йортлар, юллар салыну, шәһәрнең 2нче һәм дүртенче номерлы мәктәпләрен төзекләндерү, Җиңү паркын яңарту һәм башкалар турында сөйләде ул.
-Район үзәк дәваханәсендә табиблар җитми иде. Бу мәсьәлә хәл ителү юлында. Тагын борчыган хәлнең берсе – педагоглар житмәү. Бүгенге көндә районда укытучы һөнәренә 37 вакансия бар, - диде район башлыгы.
Комбинат хезмәткәрләре район башлыгына көндәлек тормышларында килеп туган кыенлыклар хакында сөйләделәр, борчыган сорауларына җавап алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев