Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара прокуратурасы ялган паспортлар сату белән шөгыльләнүче сайтны ябу өстендә эшли

Теләгән һәр кеше анда теркәлмичә генә ялган документлар ясата алган

Кукмара районы прокуратурасы ялган паспортлар сату белән шөгыльләнүче сайтны ябу өстендә эш алып бара. Теләгән һәр кеше анда теркәлмичә генә кереп, ялган документлар ясата алган. Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, интернет-сайтка керү чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле булган.

"Кукмара районы прокуратурасы интернет челтәрен мониторинглау барышында ялган паспортлар һәм башка рәсми документлар сату сайтын ачыклады. Мәгълүматлардан файдалану чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле иде", - диделәр прокуратурада.

Россия Федерациясе территориясендә мондый мәгълүмат тарату тыелган, ә ялган документ җитештергән һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Прокуратура әлеге интернет-сайтны ябу таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән. Прокурор гаризасы карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk