Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара кешесеннән 26 мең сумнан артык акча урлаган өчен Санкт-Петербургта яшәүче шартлы срок алган

Ир смс-хәбәрләр буенча зыян күрүченең электрон кошелегының паролен белгән һәм законсыз рәвештә акчасын күчергән.

Кукмара районы суды Санкт-Петербург кешесенә карата хөкем карары чыгарды. 25 яшьлек ир чит милекне яшерен урлауда гаепле дип табылган, дип хәбәр итә район судының матбугат хезмәте. 
2020 елның декабрендә хөкем ителүче,

законсыз баю максатыннан, кесә телефоны аша Кукмара кешесе белән аралаша, үзен администратор дип таныштырып, смс-хәбәрләр җибәрү юлы белән аның электрон кошелегының паролен ала һәм үзенә 26 680 сум акчасын күчерә. 

Суд утырышында хөкем ителүче гаепне тулысынча таныды, зыянны үз теләге белән каплап гафу үтенде. 

Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд иргә ярты ел сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. 

Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk