Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара кешесен үтерү белән янау һәм кыйнауда гаеплиләр

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 35 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул үтерү белән янау һәм кыйнауда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, 2023 елның апрелендә гаепләнүче, исерек хәлдә, үзенең Лубяны авылындагы өендә бергә яшәүче хатын белән талаша. Конфликт вакытында ул хатын-кызны кыйный, аннан соң кулына утын агачы тотып, аңа үтерү белән яный. Зыян күрүченең кычкырган тавышына күршесе йөгереп килгәч, явыз ниятле кеше аны да кыйный һәм куркыта. Нәтиҗәдә, ике зыян күрүче дә полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.


Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.


Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk