Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылды

Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 биремне үтәде.

Бүген, 3 сентябрь, Кукмарада «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе узды. Бөек Ватан сугышы белән бәйле, тест формасында булган 25 биремне 45 минут эчендә үтәделәр.

Әлеге биремнәрне диктантпобеды.рф сайтында да эшләргә була иде.
Кукмарада диктант ике мәйданчыкта: күпьпрофилле лицейда һәм Манзарас урта мәктәбендә узды. Тестта төшеп калган сүзләр не язу, вакыйганың исемен яки катнашучыларын билгеләү, җыр, һәйкәл, фильм исемнәрен искә төшерү кебек сораулар бар иде.

«Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе Россиядә һәм чит илләрдә 2019 елдан бирле үткәрелә. Ул Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Бердәм Россия» партиясенең «Безнең җиңү» комитеты тарафыннан гамәлгә куелган.

Ел саен катнашучылар саны арта бара, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. 2019 елда диктантны 24 илдән 105 мең кеше язган булса, 2021 елда – 80 илдән 1,5 млн кеше.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk