Республиканың авыл җирлекләре арасында Лубян өченче урынны алды.
Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсында Кукмара – икенче, республиканың авыл җирлекләре арасында Лубян өченче урынны алды.
Территория һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү буенча район конкурсы нәтиҗәләре
Абсолют беренче урын – Кукмара металл савыт-саба заводы.
Шәһәрдәге предприятие һәм оешмалар арасында:
1нче урын – “Инженерлык челтәре”, “КукморЗерноТорг”;
2нче урын – “Татавтодор” филиалының Кукмара юл төзү-ремонт участогы, социаль яклау бүлеге;
3нче урын – Кукмара киез итек-киез комбинаты, Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге , “Центргаз”, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге, район ветеринария берләшмәсе.
Зур бюджет оешмалары арасында:
1нче урын – район Мәдәният йорты;
2нче урын – үзәкләштерелгән китапханә системасы.
Авыл җирлекләре арасында:
1нче урын – Лубян;
2нче урын – Ядегәр;
3нче урын – Сәрдекбаш.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләре арасында:
1нче урын – “Юмарт” (базар);
2нче урын – шәхси эшмәкәр Роза Фәтхуллина.
Торак йортлар арасында:
1нче урын – Ядегәрдән Зариповлар гаиләсе;
2нче урын – Кукмарадан Яковлевлар гаиләсе;
3нче урын – Зур Кукмарадан Хисмәтуллиннар гаиләсе.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев