Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара эшмәкәрләре районда бизнес-климатны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр

Очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә алдагы елларга районның “юл картасына” кертеләчәк

Бүген Манзарас урта мәктәбе базасында стратегик сессия узды, анда 35 эшмәкәр һәм 7 үзмәшгуль чакырылган иде. Сессиядә район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. 

Чарада катнашучылар төзелеш, үзмәшгульлек, авыл хуҗалыгы, җитештерү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү кебек төркемнәргә бүленеп, түгәрәк өстәл артында районда бизнес-климатны яхшырту буенча ниләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Соңыннан әңгәмә нәтиҗәләрен башкаларга да тәкъдим иттеләр. Һәр төркемдә хакимият һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә бар иде. 
Аралашу барышында районда салым хезмәте булмау, квалификацияле кадрлар кытлыгы, югары салымнар, төзелеш заказларын алу катлаулылыгы, документ эшен тизләтү кирәклеге, дәүләт ярдәменнән файдалану тәртибе һәм башка проблемалар күтәрелде. 

- Мин “Җитештерү” төркемендә эшләдем һәм презентациядә кадрлар җитмәү проблемасын күрсәттем, - диде “Тәҗмиев” крестьян-фермер хуҗалыгында хисапчы булып эшләүче Гөлнара Салихова. - Мондый очрашулар кирәк, мин биредә бик күп файдалы мәгълүмат алдым һәм безнең проблеманы хәл итеп булачагына инандым. 


Очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә алдагы елларга районның “юл картасына” кертеләчәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X