Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Космоска очар идегезме?

Кукмаралылар бу турыда ни сөйли

Алты елдан теләгән һәркем... хәер,  кимендә 13-15 миллион сум акча туплый алган һәр кеше космоска оча алачак. Республикабызның Әлки районында, Россиядә беренчеләрдән булып, шәхси космодром төзергә җыеналар, дип хәбәр итә матбугат чаралары. Кешелек бишеге - Җир шарына галәм биеклегеннән карар идегезме? Укучыларыбыздан шул хакта сораштырырга булдык әле.

Роберт ВӘЛИЕВ, Сәрдекбаш авылы, фермер:

-  Әле яңарак кына җиде яшьлек улым Ислам, галәм белән кызыксынып, сораулар биргән иде. Мин аңа Җир шары тирәли очып йөрүче халыкара космик станция, спутниклар турында сөйләдем.Планетабызны өстән күзәтү кызык булыр иде анысы. Тик мин - җир кешесе. Шулкадәр зур күләмдәге акчаны “җилгә очырганчы”,  җир өчен тоту хәерлерәк булыр иде, дип уйлыйм.

Дамир ГАЛИӘХМӘТОВ, Кукмара, “Аргамак” командасы тренеры:

- Безнең яшьтәшләрнең кайсы космонавт булу турында хыялланмады икән? Кызыксыну әле дә калгандыр: төнге күктә якты йолдыз сыман хәрәкәт итүче Халыкара космик станцияне еш күзәтәм мин үзем. Тагын шуны әйтергә кирәк: миңа бит беренче космонавт Юрий Гагаринның туган җире – Гагарин шәһәрендә (элеккеге Гжатск) хезмәт итәргә насыйп булды. 1974-1976 еллар иде бу. Чынлыкта, нәни Юра шул районның Клушино авылында дөньяга килгән, аннары әтисе өйләрен әлеге шәһәргә күчереп  салган. Миңа бу музей-йортта булырга туры килде, янәшәдәге гаражда космонавт үзе утырып йөргән ГАЗ-24 автомобиле торганы истә. Космонавтика көнендә бирегә космонавтлар килә иде, шундый бер очрашуда булып, аларны якыннан күрү бәхетенә ирештем. Боларның барысы күңелдә онытылмаслык хатирәләр булып саклана.
Ә инде галәмгә турист буларак очу темасына килгәндә, Җиребезне югарыдан үз күзләрең белән бер күреп кайту әйбәт булыр  иде. Әмма мондый сәяхәт кылу һәркемнең көченнән килмидер, чөнки сәламәтлекнең нык булуы кирәк, космонавтлар бит никадәр әзерлек үтәләр. Моннан тыш, хыялны чынга ашыру нияте акча мәсьәләсенә килеп терәләчәк.

Рәмзия МОТЫЙГУЛЛИНА, Туембаш авылы:

- Балачакта миңа самолетларда күп тапкырлар очарга туры килде: җәйге ялларда бирегә әбием янына кунакка кайта идем. Читтә яшәдек чөнки. Очышны авыр кичерә идем. Биеклек әле дә куркыта. Шуңа күрә галәмгә күтәрелә алмас идем.Әмма Җир шарына өстән карар идем: гаҗәеп матур бит ул безнең Җиребез. Мондый бәхеткә ирешкән хатын-кыз космонавтларга, аларның ихтыяр көченә сокланам.

Рафис ХӘЙРУЛЛИН, пенсионер, 63 яшь, Манзарас авылы:

- Моңарчы бу хакта уйлаганым юк иде әле. Сез сорау биргәч, галәмгә менеп карау хыялы уянды. Бушлай юллама белән бүләкләсәләр, һичшиксез, Җир орбитасына күтәрелер идем. Биеклек күркытмый: якын араларга зур булмаган самолетларда очканым булды, сәламәтлектән дә, шөкер, зарланмыйм. Тик чынга ашмастай  хыяллар һәркемдә буладыр инде.
Шәхси космодром табигатькә әллә ни зыян өстәмәстер, хәзер бит тирә-юньгә, кеше сәламәтлегенә зарарлы ниләр генә юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk