Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Киров өлкәсе кешесе Кукмара районында чит кеше йортына рөхсәтсез кергән өчен суд каршына басачак

Ир кеше үзенең гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек кешегә карарата ачылган җинаять эшендә гаепләнүне раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 139нчы маддәсе, 1нче өлеше буенча (чит кеше йортына законсыз керү) гаепләнә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2023 елның 16 октябренә каршы төндә, гаепләнүче Манзарас авылы кешесенең өенә законсыз рәвештә кергән, шуның белән аның конституцион хокукын бозган.

Ир кеше үзенең гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев