Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Киров кешесе Кукмарада фатирдан акча урлаган

Суд аңа шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде

Кукмара районы суды Киров өлкәсендә яшәүче 1959 елгы хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Ул урлауда гаепле дип табылган.

Суд тарафыннан ачыкланганча, агымдагы елның 11 февралендә 17 сәгатьләр тирәсендә хатын-кыз алдан уйлап, явыз ният белән законсыз рәвештә Тинчурин урамындагы ишеге бикле булмаган фатирга кереп, 2000 сум акча урлаган. Ул җинаять урыннан качкан һәм акчаларны үз кирәгенә тоткан.

Суд утырышында ул үз гаебен таныды. Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд аңа шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Район судының матбугат хезмәте

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk