Киләсе атнада өстәмә ял көне булачак
Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара.
23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара», — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев