Киләсе атнада Татарстанда көннәр салкынайтачак
Соңгы яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанда көннәр салкынайтачак

Һава температурасы түбәнәя башлаячак.

Атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстан территориясендә салкын көннәр көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -19..-20 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Бу турыда “Татар-информ” яза.

4 февральдә кар явачак. Һава температурасы түбәнәя башлаячак. 4-5 февральдә төнлә -7 дән -14 градуска кадәр, урыны белән -19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндезге сәгатьләрдә -3 тән -9 градуска кадәр суытачак.

6 һәм 7 февральдә урыны белән кар явачак, төнлә температура -10..-15 градус, урыны белән -20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -5 тән -12 градуска кадәр фаразлана.

 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев