Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хезмәтләре – шатлык чыганагы

   Уку елы башында Кукмара гимназиясе укытучылары Әлфия Шәңгәрәева белән Рәйханә Галимовага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән иде.

Әлфия Муллаян кызы, югары уку йортын тәмамлап, үзе белем алган мәктәпкә 1985 елда химия-биология фәннәрен укытырга килә. Намуслы, эшчән мөгаллимә җиң сызганып эшкә керешә. Дәресләргә әзерләнгән вакытта практик юнәлешкә аеруча ныклы басым ясый, лаборатор һәм практик эшләрне, катлаулы мәсьәләләрне чишүгә игътибарлы була. Ул сәләтле укучылар белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Биологиянең һәр дәресе туган якның байлыгын бәяләргә ярдәм итә.


Әлфия Шәңгәрәева хезмәттәшләренә, район һәм республика укытучыларына ачык дәресләр күрсәтә. Ул белем биргән балалар химия-биологиядән фән олимпиадаларында һәрвакыт призлы урыннар яулый. Укучылары тормышта да үз урыннарын таба: арада язмышларын авыл хуҗалыгы, медицина белән бәйләүчеләр дә, шул фәннәрдән укытучы һөнәрен сайлаучылар да күп.
Әлфия Муллаян кызы 1996 елда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнә. Әлеге хезмәтнең җаваплылыгын тоеп алына. Ул пионер, комсомол оешмаларының эшен җанландыра, укучыларның үзләренә мөстәкыйльлек бирә. Балаларны кызыксындырган темаларга комсомол җыелышлары, пионер дружинасы сборлары, сыйныфларда отряд сборлары үткәрелә. Һәр оештырылган бәйрәм ныклы әзерлек белән уза.
Гимназиядә атна саен дүшәмбе көнне барлык укучылар, укытучылар катнашында линейкалар була. Анда атналык бөтен эшкә йомгак ясала, алдагы атна өчен план кабул ителә. Бу эшләрне оештыруда Әлфия Шәңгәрәеваның роле гаять зур.

Рәйханә Равил кызы Кукмара 1нче урта мәктәбенә 1995 елда математика укытучысы булып килә. Ул үзен эзләнүчән, фән нигезен тирәнтен белүче педагог буларак таныта. Укучыларына яңа алымнар белән тирән белем биреп кенә калмыйча, шул белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтә. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләве нәтиҗәсендә, ул тиз арада укучыларның яраткан остазына әйләнә. Үз фәнен яхшы белүе, эзләнүчән, яңалыкка омтылучанлыгы аңа ата-аналар арасында да хөрмәт казанырга мөмкинлек тудыра. Математика кебек катлаулы фәннән балаларны кызыксындыра алуы, иҗади якын килүе нәтиҗәсе – соңгы елларда аның укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар.


Эшчән, үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән, киң күңелле Рәйханә Галимованы 2009 елда укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Гимназиядә даими рәвештә методик берләшмәләр эшли. Методик атналыклар үткәрелеп, анда укытучылар ачык дәресләр күрсәтә. Фән атналыкларында олимпиадалар оештырыла. Боларны уздыруда Рәйханә Равил кызының көче керә.
Әлфия Шәңгәрәева белән Рәйханә Галимова, чын мәгънәсендә, олы мактауга лаек.

Салихҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ, 
Россиянең халык мәгарифе отличнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk