Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире райондашларны Яңа ел белән котлый

Район тормышыннан аерылгысыз “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына да 90 яшь тула. Бу тугыз дистә ел дәвамында матбугатыбыз битләрендә нинди генә темалар яктыртылмаган да, нинди генә язмалар бирелмәгән,

Бу елны газетабызның 96нчы саны белән тәмамлыйбыз. Шуның белән быелгы эшебезне төгәллибез һәм зур юбилейлар елына аяк басабыз. 2020 елда республикабыз ТАССРның 100 еллыгын, ә районыбыз 90 яшен билгеләп үтәчәк. Район тормышыннан аерылгысыз “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына да 90 яшь тула. Бу тугыз дистә ел дәвамында матбугатыбыз битләрендә нинди генә темалар яктыртылмаган да, нинди генә язмалар бирелмәгән. Шушы чорда редакциябездә эшләп киткән каләмдәшләребезнең дә төгәл исемлеге юк. Аларның күбесе инде вакыт упкынында югалып калган. Нишлисең: берәү дә, берни дә мәңгелек түгел. Вакыйгалар алмашынып, кешеләр бу дөньяга килеп-китеп тора. Безгә кадәр күпме кеше журналистика өлкәсендә хезмәт куйса, бездән соң иҗат итүчеләр дә табылыр. Район газетасы да үзенең 95, 100, 105 һәм аннан да зуррак юбилейларын билгеләп үтәр. Вакытлы матбугат тиражлары елдан-ел кими, аларның урынын электрон мәгълүмат чаралары ала, дисәк тә, халык әйтмешли, “таш”ка баскан сүз кадере югалмый әле. Халык газеталар ала, укый, анда яктыртылган вакыйгалар белән бергә яши.

Безнең дә 50-60шар ел газетабыздан аерылмаган укучыларыбыз бар. Алар инде өлкән яшьтә. Без, беренче чиратта, аларга рәхмәтебезне юллыйбыз, тән һәм зиһен саулыгы, күңел тынычлыгы телибез. Яшьрәк буын вәкилләренә дә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Киләсе елга да бергә булсак, аралашып яшәсәк иде. Ә инде кемдер теге яки бу сәбәп белән район газетасына язылмый калган икән, гыйнвар аенда тагын безнең сафларга кушылыр дип өметләнәбез. 

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, дуслар! Яңа ел яңа уңышлар, шатлыклар елы булсын.

Гөлгенә ШӘРИПОВА, 
газетаның баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев