Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәдисләр

Кыямәт көнендә иң күп гөнаһлы кешеләр - мәгънәсе юк сүзне иң күп сөйләүчеләр

  • Кемнең кулыннан һәм теленнән мөселманнар иминлек таба, шул исламияттә мөэминнәрнең иң әйбәте: кем мөэминнәр арасында күркәмрәк холыклы һәм иманлы, шул мөэминнәрнең иң әйбәте: кем Аллаһы Тәгалә тыйган эшләрдән тыелып, Аның юлын тотса, шул мөһаҗирләрнең иң әйбәте: кем Аллаһы Тәгалә өчен бөтен көчен бирсә, шул иң әйбәт җиһад (көрәш) була.
  • Кем күркәм холыклы, шул иң әйбәт мөэмин.
  • Кем сату итүдә, сатып алуда бурычын түләүдә, бурычын түләтүдә киң күңеллелек күрсәтсә, шул мөэминнәрнең иң әйбәте.
  • Кем акыл нигъмәте белән ризыклана, шул котылу таба.
  • Байларга сирәгрәк керегез. Алланың сезгә биргән нигъмәтен кимсетмәвегез шул булыр, ягъни шул нигъмәтне һич кимсетмәссез.
  • Юмартлар хатасын гафу итегез, чөнки Аллаһы Тәгалә аларның һәр хатасын үз кул астына кертүче.
  • Гөнаһларның да гөнаһы - Аллага ширек катнаштыру, җаннарны кыю, ата-ананы рәнҗетү һәм ялганга таныклама бирү.
  • Кыямәт көнендә иң күп гөнаһлы кешеләр - мәгънәсе юк сүзне иң күп сөйләүчеләр.

фото: Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X