Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Халык контроле»ндә - халык соравы

Мәгълүмати системасы аша һәркем төрле ведомство, министрлыкларга үзен борчыган проблемаларын, моң-зарларын, тәкъдимнәрен юллый, онлайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, карарларны бәяли ала.

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) уңышлы гына эшләп килә. «Халык контроле» мәгълүмати системасы аша һәркем төрле ведомство, министрлыкларга үзен борчыган проблемаларын, моң-зарларын, тәкъдимнәрен юллый, онлайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, карарларны бәяли ала.

Порталда коррупция белән бәйле категория дә бар. Социаль өлкә, территорияләрне төзекләндерү, дәүләт сатып-алулары, белем бирү, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, капиталь ремонт, эшмәкәрлек, сәнәгать, сәүдә, транспорт һәм юл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, экология һәм башка өлкәләрдәге ришвәтчелек турында да «Халык контроле»нә хәбәр итәргә, шикаять калдырырга була.

Сайтта шикаять юллау өчен бары тик шәхси кабинетка гына керергә кирәк. Тиешле органнар андагы барлык мәгълүматны да үз контролендә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев