Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күңелләрдә якты эзе калды

Ник соң шушылай, бергә-бергә җыелып, исән чакларда күрешмибез, хәлләр белешмибез?!

Кеше китә – җыры кала: әле ярый, әле ярый, тәрәзәңдә утың бар, диеп җырлаган Луиза апабызның кайтавазы колагымда чыңлый. Нишлисең инде, кеше гомере – бер мизгел. Кешенең үзеннән соң нинди эз калдыруы бик мөһим. 

Ерак 1999 елның җәендә без, яшь кызлар, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә эшкә килдек. Сабыр холыклы, искиткеч матур, ярдәмчел Луиза апабыз безне эш тәртибенә өйрәтте.

Луиза Абдуллина – Өлге авылы кызы. Аның әти-әнисе бик укымышлы һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр булгангамы, ул да гомере буе үз хезмәтенә тугры һәм җаваплы карады. Күпме мохтаҗларга ярдәм кулын сузды, җылы сүзен кызганмады.

Луиза апабыз – бик күп сынаулар үткән шәхес: бала хәсрәте, иренең авыртуы, әти-әнисен карап, соңгы юлга озатуы дисеңме, ләкин беркайчан да, беркемгә дә зарланмады. Шушы сынаулар аңа үзе турында онытырга, сәламәтлеген кайгыртырга ирек бирмәгәндер бәлки.

Исәннәрнең кадерен белик, дип      әйткән бит борынгылар. Луиза апабызның капка төбендә җыелыштык без: аны соңгы юлга озатабыз. Ник соң шушылай, бергә-бергә җыелып,  исән чакларда күрешмибез, хәлләр белешмибез?!

Луиза Мидхәт кызы безнең күңелләрдә якты һәм чиста эз калдырды, аның моңлы җырлары да, биргән киңәшләре дә, якты карашы да безнең хәтердә бик озак сакланыр.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективы исеменнән Земфира ЯМАЛОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk