Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда Татарстанның беренче Президентына багышланган күргәзмә ачылды

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевны дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.

Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды. «Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы башлап җибәрде, яза «Татар-информ».

Күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган. 26 залдан торган күргәзмәдә 133 экранда фото һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән, шулай ук Минтимер Шәймиевнең шәхси материаллары да куелган. Алар арасында партиягә керү турында гариза, эш өстәле һәм кулдан язылган автобиография бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең беркайчан да авырлыклардан, халык белән ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкмавын әйтте. «Аның үз фикере бар һәм ул аны кыюлык белән җиткерә белә. Без аннан сабырлыкка һәм оптимист булырга өйрәндек. Зирәклегенә һәрвакыт сокланабыз. “Йомшак нервлар белән хакимияткә керергә ярамый”, - дип әйткәне әле дә истә», - ди ул.

«Советлар Союзы таркалган елларда аңа федераль үзәк белән гадәти булмаган карарлар кабул итәргә, мөнәсәбәтләрне җайларга туры килде. Федераль, хәтта дөньякүләм масштабтагы сәясәтче ул. Без Минтимер Шәриповичка аның дәресләре һәм ул еллардагы ярдәме өчен рәхмәтле», — диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе күргәзмә ачылышында.

Шулай ук Минтимер Шәймиев алып барган сәясәтнең республикада тотрыклылык һәм гражданлык татулыгын саклап кала алуы хакында, Татарстанның беренче Президент җитәкчелегендә уңышлы һәм үсеш кичергән территория булуы турында әйтелде.

«Минтимер Шәрипович Татарстан икътисадын һәм без эшли алган продукцияне дөньяга тәкъдим итте, шул рәвешле, ярдәм кулын сузды. Халык эшсез калган елларда республикада авария хәлендәге торак фонды барлыкка килде, меңләгән кеше яңа торакка күченә алды. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — диде Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев.

«1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча күргәзмә өч бүлектән тора. Анда Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото һәм видеоматериаллар бар.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионованың сүзләренә караганда, күргәзмә ун көн дәвам итәчәк. «Алга таба республика тарихында үз эзен калдырган башка затларга багышланган экспозицияләр көтелә», — диде ул.
 

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk