Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген барлыкка килде

Ул басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә туган проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк.

Басма матбугатны популярлаштыру һәм үстерү максатыннан Казанда  «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешмасы төзелде, дип яза «Татар-информ». 

Бүген Татарстан Журналистлар берлеге йортында узган басма матбугатны нәшер итүчеләр һәм таратучылар очрашуында  оешма җитәкчесе итеп бертавыштан «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сайланды.

«Венера Абдулловна – бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул газета мәнфәгатьләрен дә саклый, басма матбугатны ваклап сату өчен дә көрәшә. Бу - бик мөһим», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Әлеге оешма басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү юнәлешендә эшләячәк.

Бүгенге көндә Берлеккә керү өчен 14 дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары теләк белдергән инде.

2019 ел мәгълүматларына караганда, матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Татарстан Россиядә 74нче урынны алган. Әмма күпчелек аудитория интернетка күчсә дә, басма матбугат чаралары укучылар арасында элеккечә популярлык казана,  дип белдерә җыелышта катнашучылар.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk