Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кайгы үзе генә килми: әниләре авариягә эләгеп ятим калган 5 баланың берсе вафат булган

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән бала вафат булган

Башкортстанда, 9 көн комада ятканнан соң, 31 декабрь көнне Мәскәү - Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән бала вафат булган. 9 көн дәвамында 10 яшьлек малай комада булган, дип хәбәр итә Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе.

Аның игезәк туганы һәм сеңлесе, шулай ук әлеге һәлакәттә башка зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы диелә хәбәрдә.

Дүрт автомобиль - "ВАЗ-2113", "Chevrolet Lacetti", "КамАЗ" йөк машинасы һәм "Kia Rio" - катнашлыгындагы фаҗига 31 декабрьдә булды. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "ВАЗ-2113" автомобиле пассажиры һәлак булган, машина йөртүче һәм аның өч баласы зыян күргән. Бәхетсезлеккә каршы, соңрак шул ук көнне хатын реанимациядә үлә. 5 бала ятим кала. Авариянең тагын бер катнашучысы - машина йөртүченең 10 яшьлек улы да хастаханәдә үлгән.  Билгеле булганча, ул кичне хатын-кызлар балалар белән бергә Яңа елны каршыларга Чакмагыш авылына барганнар. 

Матбугат.ру

Фото: "Башинформ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk