Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары уку йортына керү өчен БДИдан ничә балл җыярга кирәк?

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлдә була.

Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. 

Гомуми белем алу турында аттестат бирсеннәр өчен, 11 сыйныфны тәмамлаган укучы дүрт имтиханнан уңай билге алырга тиеш. Бу - рус теле, математика һәм сайлап алынган ике предмет. Югары уку йортына керү өчен минималь баллар саны былтыргы кебек үк калган. 

Студент булыр өчен кимендә шушы балларны җыярга кирәк: 

рус теле - 36, математика (профиль дәрәҗәсе) - 27, физика - 36, химия - 36, информатика һәм ИКТ - 40, биология - 36, тарих - 32, география — 37, җәмгыять белеме — 42, рус әдәбияты — 32, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан, кытай) - 22 балл.

Аттестат алу өчен:

Рус теле – 24
Математика – 27
Математика база – 3 (билге)

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлдә була. Димәк, бу баллар белән алдагы 4 ел эчендә югары уку йортына кереп карарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk