Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Шәмәрдәннән Мөсәлимә апа Бикмөхәммәтова 90ны тутырды

Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды, бик матур теләкләр юлланды.

Югары Шәмәрдән авылында яшәүче Мөсәлимә апа Бикмөхәммәтова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннар котлады. 

Югары Шәмәрдәннән Мөсәлимә апа Бикмөхәммәтова 90ны тутырды

Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды, бик матур теләкләр юлланды. 

Мөсәлимә апага тормышның әчесен-төчесен күп татырга туры килә: урман да кисә, күмәк хуҗалыкта маллар да карый ул. «Восток» хуҗалыгында күп еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. 

Югары Шәмәрдәннән Мөсәлимә апа Бикмөхәммәтова 90ны тутырды

Юбиляр тормыш иптәше Нурулла абый белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерә. Кызганыч, гаилә башлыгы моннан ике ел элек вафат булган. Мөсәлимә апаның «әбием» дип өзелеп торучы 11 оныгы, 22 оныкчыгы бар. 

Мөсәлимә апа Бикмөхәммәтова улы Дамир абый, килене Нурия апа һәм оныгының гаиләсе белән бәхетле картлык кичерә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев