Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илүзә Галәвиева: Уңышның сере - хезмәттә

Яшьләр көне уңаеннан без якташыбыз, Григорий Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты студенты Илүзә Галәвиева белән аның тормыш турында күзаллавы, районның үсеш стратегиясе, киләчәккә планнары һәм башкалар турында сөйләштек.

 - Илүзә, сез – күппрофильле лицейның чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә Мәскәүдәге югары уку йорты студенты. Укырга кергәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

 - Чыгарылыш сыйныфында укыганда: «Кайсы уку йортында конкурентлыкка сәләтле белем алып була икән?» - дигән сорау туды. Мин Россия икътисад университетын (без аны яратып «Плехановка» дип йөртәбез) сайладым һәм моңа бер дә үкенмим. Провинциядә алынган белем башкаланыкыннан күпкә калыша дип уйлау дөрес түгел. Бездә роботлар җыю буенча IT-лицей укучыларын да уздыручылар бар. Бу – күрсәткеч. Лицейда уку дәверендә мин баштанаяк олимпиадалар хәрәкәтенә чумдым, шулай ук тиешле дәрәҗәдә имтиханнарны биреп, хыялымдагы уку йортына керерлек белем алдым. Әмма анда студент булу бәхете алай тиз генә елмаймады. Керү баллары бик югары, ә инде бюджет урыннары бармак белән санарлык кына иде. Миңа финанс грамоталылыгы фәненнән олимпиадада җиңү яулавым өстенлек бирде. Шуның өчен өлкән сыйныф укучыларына игътибарны Мәгариф министрлыгында расланган исемлектәге фән олимпиадаларына юнәлтергә тәкъдим итәм. Мәскәүлеләр белән көндәшлек бик җитди, әмма барысы да сезнең кулда. Мин – моның ачык мисалы. Хәзерге вакытта белем алуымның яңа баскычында: дөнья икътисады бакалавриатын үзләштерәм, икенче чит тел – кытай телен өйрәнәм. 

- Сез бит әле рус теле фәненнән БДИны 100 баллга тапшыручы да. Уңышларның сере нидә?

 - Аның сере – хезмәттә. Репетиторым булмады. Рус теле, әдәбияты укытучым Нурфия Шиһапованың һәм үземнең тырышлыгым, бик күп башкарылган биремнәр нәтиҗәсендә ирешелде. Әнием һәрчак төп терәгем булды.

- Университетның иҗтимагый тормышында катнашасыңмы?

 - «Плехановка» башка югары уку йортларыннан студент тормышының күптөрле һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Һәркем үзенекен таба. Мин берничә фәнни, социаль һәм иҗади берләшмәләрдә торам. Бу миңа алга таба үсәргә һәм яңа офыклар яуларга ярдәм итә. 

- Район тормышы белән кызыксынасызмы?

- Мәскәүдә яшәсәм дә, Кукмара белән элемтәне өзмим. Университетта башка төбәкләрдән килгән һәм чит ил студентлары белән аралашам. Сөйләшү барышында бездә бар да яхшы булуын аңлыйм. Бу юнәлештә алга таба да үсүне дәвам итәргә кирәк.

- «Киләчәк – яшьләр кулында» дигән гыйбарә белән килешәсезме?

- Әйе. Безнең киләчәк заман белән бергә атлаудан тора. Яшь кеше үзенең төбәк мәдәниятенә сак караш булдырырга, экология мәсьәләләренә җаваплы карарга, җәмгыятьне алга таба да үстерергә тиеш. Бүгенге көн яшьләрен җаваплырак булырга чакырам. Ул һәркайда: әти-әниең, үз халкың, табигать, кече туганнарың, үзең алдында булырга тиеш. 

- Уку йортын тәмамлагач, кече Ватаныңа кайтырга планлаштырасыңмы?

- Кукмарага кайту турында алдан әйтеп булмый әле. Иң элек укуны тәмамларга, үз көчеңне бәяләргә кирәк. Минем бүгенге көндә дөнья базарына юнәлдерелгән укуым зур шәһәрләрдә эшләп килүче халыкара компанияләрдә хезмәт итү турында уйларга этәрә. Әмма туган як турында да онытмаска кирәк. Моны төрлечә башкарырга мөмкин. Әйтик, минем белгечлегем турында сөйләшүне дәвам итсәк, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү дә теләктәшлек булып тора бит. 

- Киләчәккә планнарың нинди?

- Тормышка ашмаган планнар белән уртаклаша торган гадәтем юк. Әмма шуны төгәл әйтә алам: алар амбициоз. План ул – бер нәрсә, аларга юл – башка. Икенчесе күпкә мөһимрәк тә әле. Хәзерге вакытта читтән торып уку шартларында үзеңнең рухи сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк. Мисал өчен, мин буш вакытымда майлы буяу белән рәсем ясыйм, матур язу, ягъни каллиграфия өйрәнәм, Гаяз Исхакый, Джек Лондон, Александр Дюма, Франц Кафканың әсәрләрен укыйм.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk