Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшел елан дустың булмасын

«Аноним алкоголиклар» җәмгыяте нәкъ менә шундый авыр хәлдә калган, үзләре генә баткаклыктан чыга алмыйча азапланучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган.

«Яшел елан» белән дуслык — күп гаиләләрне җимерә, кешене тормыш упкынына төшерә торган куркыныч проблема. Бик сирәкләр генә үзләрендә көч табарга, аңа «юк» дип әйтергә мөмкин. 

«Аноним алкоголиклар» җәмгыяте нәкъ менә шундый авыр хәлдә калган, үзләре генә баткаклыктан чыга алмыйча азапланучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган. Аның Кукмарада эшли башлаганына быел ике ел. Зур булмаса да, бу — бик әһәмиятле дата. Чөнки әлеге вакыт аралыгында алар үз сафларына күпме кешене сыендырып ярдәм итә алган.

Әлеге дата уңаеннан оештырылган очрашу гадәттән тыш форматта, табигать кочагында узды. Анда башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән дә күп кунак җыелган иде. Аларның һәрберсенең алкоголизмнан баш тартуга багышланган тормыш тарихы бар. Очрашуда шулай ук әлеге категория клиентлар белән эшләүдә 30 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган, Татарстан Республикасы реабилитация үзәгенең клиник психологы Люция Шамагина да бар иде. Ул билгеләп үткәнчә, алкогольгә бәйлелекне дәвалау процессында мөһим этапларның берсе — реабилитация.

— Реабилитация узганнан соң, кешеләр «Аноним алкоголиклар» җәмгыятенә килә. Чөнки алган мәгълүматны, белемнәрне тормышта да куллана белергә кирәк. Бу җәмгыятьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар бер-берсенең киңәшләрен тыңлый, спиртлы эчемлекләргә каршы торучы, «юк» дип әйтә алган кешеләр белән тәҗрибә уртаклаша һәм «12 адым» программасын өйрәнә. Бу бәйлелектән дәвалану вакытында иң мөһиме — үзгәрергә әзер булу. Чөнки үз фикереңне, эчке дөньяңны, кайчандыр мөһим булган төрле кыйммәтләрне, ихтыяҗларны, ышануларны үзгәртергә кирәк. Шулай ук яратырга һәм яратылырга хокуклы кеше икәнеңне дә аңлау мөһим. Гомумән, бу җәмгыяткә килеп эләккән һәр кешенең сайлау хокукы барлыкка килә. Ягъни, үткән, алкогольле тормыш белән яшәргәме, әллә яңа, аек тормышка аяк басаргамы? — диде Люция Шамагина.

«Аноним алкоголиклар» җәмгыяте начар гадәттән котылырга гына ярдәм итми, ә язмышларны да берләштерә. Андрей һәм Марина шундый җыелышларның берсендә танышкан. Бүгенге көндә алар үзләре кебек авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузарга тырыша, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша.

— Марина яшәгән шәһәрдә мондый сәламәтләндерү төркемнәре юк. Ләкин аның күзләрендә бу афәттән котылу теләге бик көчле иде. Тормышта төрле чак булды: башта бер-беребезне кабул итү авыр иде. Минем аек тормыш стажым хатынымныкы белән чагыштырганда күбрәк. Без танышкан вакытта ул бу юлның башында гына иде әле, ләкин тәҗрибәм ярдәмендә, Аллага шөкер, аңа булыша алдым. Һәрвакыт янында булдым, аек булу ысуллары турында ныклап төшендерергә, күбрәк мәгълүмат бирергә тырыштым, — диде Андрей.

Бүгенге көндә күп кенә шәһәрләрдә «Аноним алкоголиклар» җәмгыяте актив эшчәнлек алып бара. Кукмарада дәвалануга мохтаҗ булган һәр кеше психологик ярдәм өчен «Аноним алкоголиклар» җәмгыятенә мөрәҗәгать итә ала. Алар атнага ике тапкыр: чәршәмбе — 19.00 сәгатьтә, якшәмбе 17.00 сәгатьтә Кукмара, Яр буе урамы, 10нчы йорт адресы буенча җыела.

фото: Александр Космылин /«Чаян» журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев