Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа ел ялларында кем ничек ял иткән: кукмаралылар шул турыда сөйли

Яңа ел бәйрәмнәре ул – саф һавада йөрү, тәм-томнар ашау, күңелле тамашалар, “Один дома” комедиясен тагын бер тапкыр карау, тауда чана-чаңгы, тимераякта шуу һәм башка бик күп күңелле мәшәкатьләр... Әмма, кызганыч, һәрнәрсәнең чиге булган шикелле, бәйрәмнәр дә, үз артыннан истәлеккә хатирәләр калдырып, кайчан да булса төгәлләнә. Ә менә райондашларыбыз кышкы озын ялларны ничек уздырды икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Анна КРЫЛОВА, Лубян-Казан:

- Яңа ел бәйрәмнәре, кызганычка каршы, шатлык-сөенеч кенә түгел, сәламәтлек белән бәйле борчулар да алып килә. Мин үзем дә бераз чирләп киттем, Яңа ел атнасында тән температурасы югары булды. 2 гыйнварда инде эшкә чыктым. Шул рәвешле бәйрәм яллары белән ләззәтләнә алмадым. Раштуада шулай ук эшләдем. 

 

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА, Ташлы Елга-Кәркәүч:

- Кемгәдер – ял, ә кемгәдер  эш ул кышкы каникуллар. Без, мәдәният хезмәткәрләре, башкалар бәйрәм иткәндә эшләргә күнеккән. Яңа ел яллары да искәрмә булмады. Авыл халкы бәйрәмнәрне күңелле генә түгел, ә файдалы да итеп уздырсын өчен, фантазияне эшкә җигәргә туры килде. Кичке уеннар, күңелле стартлар бәйгесе, балалар өчен таудан шуу оештырдык, аларны бүләкләр белән сөендердек. Ә инде кичке якта өлкәнрәкләр, клубка җыелып, бәетләр, мөнәҗәтләр, үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Кыскасы, ялларны уйнап, җырлап-биеп, рухи азык туплап уздырдык. 

 

Исеме редакция өчен генә:

- Чын дөресен әйткәндә, быел бәйрәм кәефе булырлык түгел бит. Шуның өчен без Яңа ел каникулларын өйдә генә уздырдык: телевизор карадык, ишегалды, капка төпләрендәге карны көрәдек, абзардагы терлекләрне ашаттык, асларын чистарттык, сирәк-мирәк булса да кибетне әйләнеп кайттык. Шау-шулы компанияләрне, “Яңа ел белән” дип кычкырышуларны, шартлаткыч белән шаяручыларны, салют аттыручыларны бөтенләй дә аңлап бетермим. Минем андый вакытларда аеруча да өйдә яшеренеп ятасым килә.

 

Гөлназ ЯРУЛЛИНА, Кукмара-Шанхай:

- Мин хәзерге вакытта дөньяның иң зур шәһәрләренең берсе булган Кытайның Шанхай шәһәрендә. Монда кышын да, җәен дә бик матур. Биредә кар юк дип әйтергә була. Кытай календаре буенча Яңа ел 22 гыйнварда билгеләп үтелә. Кытайлылар бездәге Яңа ел бәйрәменә алай зур әһәмият бирми. Алар өчен бу ел алышыну гына булып тора. Биредә “Оливье” салаты да ясамыйлар. Без исә Яңа елны үзебезнең дуслар белән бик матур итеп уздырдык, аннары инде гадәти эш көннәре башланды. 

 

Пенсионер (исеме редакция өчен генә), Кукмара:

- Без – өлкәннәргә яллар да, гадәти көннәр дә бертөрле инде хәзер. Мин үзем ялгыз яшим, балаларның да вакытлары юк, шуңа сирәк кайталар. Ял итеп ардык, диделәр әле телефоннан сөйләшкәндә. Минем уйлавымча, ялны да дөрес итеп оештыра белергә кирәктер ул. Күп кеше, диванга ятып, вакытын телевизор каршында үткәрә. Аннары арка, баш авырта дип зарлана, авырлыгым артты, ди. Өлкән әти-әниләреңнең, туганнарыңның хәлен белсәң, чаңгы шусаң, кино, концертларга барсаң, бер җирең дә авыртмас, киресенчә, сәламәтлегең яхшырып кына китәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев