Ял көннәрендә Татарстанда  тагын җылытачак
Соңгы яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда тагын җылытачак

Җепшек кар яварга мөмкин.

 «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, җомга көнне республикада -17 градуска кадәр салкынайта, әмма ялларда – 4 һәм 5 мартта көннәр җылынуы көтелә. Җепшек кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -2..-8 градус, ә көндез -2..+1 градус була.

Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атнада бераз салкынайта һәм явым-төшем көтелә. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, ә көндез -1..-4 градус фаразлана.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев