Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Григорий Андреев: Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр гражданнарның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән

Үрәсбаш авылында яшәүче РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрне югары бәяләде.

РФ Конституциясенә кертелгән барлык төзәтмәләр дә гражданнарыбыз тормышын яхшырак итүгә юнәлдерелгән. Үрәсбаш авылында яшәүче Григорий Андреев әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Буш вакыт табып, интернет челтәрендәге сайт аша илнең төп законына кертеләчәк төзәтмәләр белән танышып чыктым. Барысы белән дә килешәм. Чөнки алар халыкның киләчәк тормышы, яшәеше өчен мөһим», - диде Григорий Андреев.

Ул сыйфатлы медицина белән тәэмин итү, спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру, экология мәсьәләләре, гаилә тәрбиясенең өстенлеге, яшьләр сәясәте турындагы турындагы пунктларны югары бәяләде.

«Әлеге һәм башка үзгәрешләрне хуплап, берсүзсез, 1 июль көнне участокка барып, үз тавышымны бирәчәкмен», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk