Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Галимнәр коронавирусның тагын бер билгесен ачыклады

Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар.

Бу хакта Лондон Университеты колледжы һәм Корольлек милли комитеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Express басмасы язганча, коронавирус белән авырган пациентларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга һәм шаулауга зарланган. Шулай ук инфекцияне авыр формада кичерүчеләрнең кайберләре ишетү сәләтен тулысынча югалткан.

Тикшеренүчеләр табибларга пациентларның ишетү сәләте үзгәрүгә игътибар итәргә, шулай ук коронавирус ачыкланган очракта, алдан кисәтү чаралары күрергә киңәш итә.


Әмма, галимнәр әйтүенчә, тиннитус башка авырулар турында да хәбәр итәргә мөмкин, шуңа күрә коронавирусның башка киң таралган билгеләре булганда колаклар шауласа борчылырга урын бар.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X