Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмарада алтын туй ияләре — Нигъмәтҗановлар гаиләсен котладылар
Әлеге матур парның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.
Кукмарада Манзарас авылында яшәүче Рауза һәм Равил Нигъмәтҗановларны алтын туйлары белән котладылар. Аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.
Равил Абдулла улының гомуми эш стажы 40 елдан артык, ул бүгенге көндә район инвалидлар оешмасы рәисе булып тора. Рауза Гаян кызының педагогик стажы — 38 ел. Ул күп еллар Зур Кукмара мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан.
Нигъмәтҗановлар өч бала тәрбияләп үстерә, аларга тиешле белем бирә. Рауза апа белән Равил абыйның җиде оныгы бар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районда биш пар язылышты. Аларның берсе — Илһамия һәм Александр Лазгачевлар бәйрәмгә килгән иде. Рауза һәм Равил Нигъмәтҗановлар аларга үзләренең котлауларын ирештерде.
«Парлашып гомер сукмагыннан баруыгызны телибез. Бәхетле булыгыз. Бер-берегезгә юл куя белегез», — диделәр алар һәм яшь гаиләгә сувенир бүләк иттеләр.
Алтын туй ияләре — Рауза һәм Равил Нигъмәтҗановларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев