Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гафиятуллин урамында «Дус күршеләр» дигән ишегалды бәйрәме узды

Бәйрәмнең төп инициаторы — «Нур Баян» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Сәмерханова.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында  Гафиятуллин урамында «Дус күршеләр» дигән  ишегалды бәйрәме узды.

Бәйрәмнең төп инициаторы — «Нур Баян» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Сәмерханова. Ул инде озак еллар бу микрорайонда эшли һәм һәрвакыт кешеләр белән тыгыз бәйләнештә булырга тырыша.

«Минем территориягә кырыктан артык урам керә. Анда 6 меңгә якын кеше яши. Шуның 1060ы – өлкән яшьтәгеләр. Бу микрорайонда яшь гаиләләр, балалар бик күп. Йорт комитеты рәисләренең дә күбесе яшьләр. Алар белән эшләве бик рәхәт, йорт яны территорияләрен карап, матурлап торалар, халык белән актив эшлиләр. Бөтен әйткән фикерне тиз арада күтәреп алалар. Менә бүгенге бәйрәмгә дә ничек итеп әзерләнгәннәр, зур табыннар корып куйганнар, бик зур рәхмәт аларга. Алга таба да шулай килешеп эшләргә, яңа үрләр яуларга язсын. Мин, гомумән, кешеләрне бик яратам, алар янында булу, аралашу күңелгә рәхәтлек бирә», — дип сөйләде үзидарә җитәкчесе. 
 


Халык район Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән матур концерт карап ял итте. Ишегалдында корылган бай, мул чәй табыны артында сыйланды.
«Форпост» үзәге җитәкчесе Анна Караваева үзенең ярдәмче кызлары белән балаларга уеннар әзерләгән иде.

Шулай ук бәйрәм барышында Раулә Сәмерханова  «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның  Рәхмәт хатларын тапшырды.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев