Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Березняк мәктәбендә узган төбәкара бәйгедә яшь язучылар катнашты

Катнашучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре һәм хикәяләре белән көч сынаштылар

Һәр сабыйның диярлек теле русча ачылган, буш вакытында бала телефон, компьютер, телевизор каршында утырган заманда үз фикереңне, хис-кичерешләреңне саф татарча аңлатып кына түгел, ә аларны шигъри юлларга сала алган, чәчмә әсәрләр тудырган талантлы яшьләрнең булуы сөендерә. Шундый сәләтле балалар белән миңа да танышырга насыйп булды.

Узган атнаның шимбәсендә Березняк мәктәбендә Рәниф Шәрипов исемендәге төбәкара яшь шигырь язучылар бәйгесенең икенче туры үтте. Чарага мөхтәрәм кунаклар – язучы, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова, шагыйрь-прозаик Марат Закир, драматург, язучы Рәдиф Сәгъди, “Казан утлары” журналында эшләүче шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, язучы Заһид Мәхмүдиләр чакырылган иде.

Бәйрәмне алып баручы Миләүшә Низаметдинова һәм Гөлүсә Зәйнәгыевалар иң элек якташ шагыйребез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Рәниф Шәриповның тормыш юлы, иҗатына тукталдылар. Гөлзада Бәйрәмова: “Рәниф Шәриповның шигырьләре бүгенге көндә җәмгыятькә, халкыбызга бик кирәк”, - дип искәртеп үтте. Фәния Зәйнәгыева җитәкчелегендәге “Тамчы” төркеменең дәртле биюләре, Айзат Исрафилов белән Илшат Габделхаковның моңлы җыры залдагыларны мәдәният дөньясына алып кереп китте.

Яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау, аларга иҗади үсеш мөмкинлеге бирү максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә республикабыз буенча барлыгы 61 эш кабул ителгән булган, шуларның барысы да икенче турга үткән. Ярыш ике төркемдә үткәрелде, һәрберсенә аерым жюри әгъзалары билгеләнгән иде. Беренче төркемдә – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм 1-4 сыйныф укучылары, икенче төркемдә 5-8 һәм 9-11 сыйныфта белем алучылар чыгыш ясады. Катнашучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре һәм хикәяләре белән көч сынаштылар.

- Сәләтле балаларны, яшь шагыйрьләрне ачыклауны күздә тотып уздырылган бәйгенең әһәмияте чиксез зур, - дип башлады сүзен “Гөрләвек” балалар бакчасы тәрбиячесе Регина Хуҗина. - Конкурска дүрт баланы алып килдек. Мондый чараларда катнашып, алар кечкенәдән халык арасында чыгыш ясарга, үзләрен күрсәтә белергә өйрәнәләр. Безнең балалар бакчасында да төрле чаралар һәрдаим оештырылып тора, менә күптән түгел Габдулла Тукайга багышланган шигырь сөйләү кичәсе булды.

Һәр бала үзенең иҗат җимешен тәкъдим итте, кайберләренең чыгышлары презентация, музыка белән үрелеп барды. Ә жюри әгъзалары, әңгәмәне җанландырып җибәрү өчен төрле сораулар биреп, укучылар белән якыннанрак танышты. Заһид Мәхмүди исә яшьләргә үзенең киңәшләрен дә җиткерде: “Шигырегезнең көче, канаты булсын, рифма-ритм гына эзләргә тырышмагыз. Чәчмә әсәр яки шигырь язасызмы, сез фәлсәфи фикер йөртергә тиеш. Әдәби әсәрләр укымыйча гына иҗат итеп булмый, шуны онытмагыз”.

Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре, ә калган катнашучыларга сертификат, Рәниф Шәриповның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Икенче турга үтеп тә килә алмаучы 18 укучыга электрон сертификатлар җибәрелә, диделәр.
Иҗат белән шөгыльләнүче, берсеннән-берсе сәләтле, актив балаларның хезмәтләрен тыңлагач, милләт яши һәм яшәячәк диясе генә кала.

фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев