Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Вахит авылында Нәсыйх Рәхимуллин истәлегенә волейбол ярышы үткәрелде

Бу елны ярышта 6 команда көч сынашты. Алар арасында Вахит, Янил авылы, Кукмара, Саба (Шәмәрдән), Балтач, Әтнә районнарыннан килгән командалар катнашты

Вахит авылының “Батыр” спорткомплексында-авылыбызның хөрмәтле кешесе, Татарстанның атказанган агрономы, гомер буе Вахитов исемендәге хуҗалыкта баш агроном вазыйфасын башкарган Нәсыйх Рәхимуллин истәлегенә II республикакүләм волейбол ярышы булды. Әлеге ярыш матур традициягә әйләнде, ул Нәсыйх абыйның гаиләсе, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре ярдәме белән икенче ел рәттән үткәрелә. 
Бу елны ярышта 6 команда көч сынашты. Алар арасында Вахит, Янил авылы, Кукмара, Саба (Шәмәрдән), Балтач, Әтнә районнарыннан килгән командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Янил авылы командасы беренче урынны алып, кубокка ия булды, Кукмара (Степан Разин) - икенче, Балтач өченче призлы урыннарны алдылар. Иганәчеләр, Нәсыйх Нотфулла улының уллары Фәнил, Алмазлар җиңүче командаларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 
Нәсыйх абыйның тырыш, сабыр, ярдәмчел кешелекле икәнен барыбыз да белә иде. Гаиләсе өчен ул яхшы әти булды. Әлеге волейбол турниры озак еллар дәвам итсен иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә озак сакланыр. 
Нияз Кәримуллин, Вахит

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk