Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Умарталыкта кунакта булдык

Корт чакмасын дип битлекләр киеп, кулларыбызны кесәгә тыгып, умарталыкка кердек

Мин бал кортыннан бик куркам. Бер көнне умартачы Илһам абый Бариев та үзләренең умарталыкларына кунакка чакыргач, куркып калдым. Ләкин кызыксыну көчле, барасы килә бит. Сыйныфташларым да минем кебек бал кортларыннан шүрлиләр икән, шулай да батырлык җыеп, умарталыкка киттек. Анда безне ачык елмаеп Илһам абый каршы алды. Корт чакмасын дип битлекләр киеп, кулларыбызны кесәгә тыгып, умарталыкка кердек. Үзең әйбәт булгач, тимиләр икән алар. Беребезне дә корт чакмады. Илһам абый безне умартачы һөнәре белән таныштырды. Үзебез төтен өрдереп карадык. Кортларны якыннан күрдек. Умарталыкта бик күңелле булды, Илһам абый безне туңдырма белән дә сыйлады. Аңа әлеге хезмәтендә уңышлар телибез.
Фәндәс Абдуллин, 3 нче сыйныф укучысы. Чишмәбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk