Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Ныртыда өлкәннәр көч сынашты

Нырты һәм Төркәш авылы командалары бик матур уен күрсәттеләр

Нырты авылы мәдәният йортында ветераннар клубы өчен китапханә белән берлектә “Еллар безгә сынау түгел, әгәр күңел яшь булса” дигән конкурс оештырылды. Төркәш һәм Нырты авылыннан өлкән яшьтәге ханымнар ике командага бүленеп төрле кызыклы уеннар: йомгак сүтү, кич утырып көнбагыш чиертү, назалы, җитезлекне сынау, әкият эченә оныкларны кертеп буталмыйча сөйләү, башваткычлар, спорт һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Шулай ук иң күп оныклы дәү әнине билгеләү, элеккеге җырларны искә төшерү дә өлкәннәребезне яшьлек елларына алып кайткандай булды. Скандинавча йөрү буенча Флера апа Сәләхиева мастер-класс күрсәтте.

Гөлнур ИВАНОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев