Алар сәләмәт яшәү рәвеше алып баралар
Кәркәүч мәдәният йортында 6нчы сыйныф кызлары белән "Сәламәтлек - зур байлык" дигән чара үткәрелде. Кызлар шашки, домино уеннарында һәм башка төр ярышларда көч сынаштылар. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, без бу турыда барыбыз да беләбез,шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Спорт белән дус булсак, без булырбыз сәламәт, бабайлар да әйткәннәр бит: хәрәкәттә бәрәкәт дип. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез.
Нет комментариев