Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Финишка да ерак калмады

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсендә капиталь ремонт финишка якынлашып килә.

«Азат Нәбиев җитәкчелегендәге «Домострой» оешмасы егетләре 10 мартта эшкә тотындылар, ә инде август башларында төгәлләргә планлаштыралар. Мин аларның хезмәтеннән бик канәгать. Төзекләндерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Ул 18 миллионнан күбрәк сумга төшә, 3 миллион 700 мең сумлык җиһаз (укучылар өчен ноутбуклар, проекторлар, стеллаж, өстәл һәм урындыклар) кайтачак», - ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Резидә Касыймова.


Биредә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган. Идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр яңартылган, ут, су, канализация, җылылык системасы, янгын сигнализациясе – барысы да алыштырылган, бинаның тышкы ягы да бик матур итеп тышланган, видеокүзәтү җайланмалары куелган. Подвалны да читләп узмаганнар: идәннәр җәелеп, стена-түшәмнәре акшарланган. Бүгенге көндә төзүчеләр беренче каттагы идәнгә плитә түшәү белән мәшгуль. Шул ук вакытта ут кертү эшләре дә алып барыла. Алга таба стена буйыйсылары кала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk