Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Дәүләт флагы көне белән котлады

Герб һәм Гимн белән беррәттән, Флаг Ватаныбызның изге символы булып тора, диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.

Герб һәм Гимн белән беррәттән, Флаг Ватаныбызның изге символы булып тора. Әләмнең һәр төсенә тирән мәгънә салынган: ак төс – азатлыкны һәм бәйсезлекне, зәңгәр төс – күпмилләтле халкыбызның рухын һәм ышанычын, кызыл төс батырлыгын, көчлелеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Геральдик атрибутларга хөрмәт аша без илебез тарихының данлы битләренә, аның каһарман саклаучыларына хөрмәтебезне белдерәбез, буыннар бәйләнешен ныгытабыз.

Бүген өч төстәге Россия әләмен җир шарының һәр почмагында беләләр. Ул дәүләт учреждениеләре өстендә тибрәлә, бөек җиңүләр һәм хезмәттәге олы казанышлар вакытында җилферди, халыкара очрашулар һәм әһәмиятле вакыйгалар ансыз үтми. Ул төрле милләт вәкилләрен һәм төрле дини карашлы кешеләрне Ватанга карата мәхәббәт хисләре уятуга, дәүләтебезнең чәчәк атуына һәм ныклы үсешенә үз өлешеңне кертүгә, дөньякүләм гаделлек һәм имин киләчәк булдыруга уртак омтылышта берләштерә.

Күпгасырлык бердәмлек, патриотлык, милләтара татулык һәм килешү традицияләренә таянып, Татарстан халкы илебезнең уңышлы һәм якты киләчәге өчен берөзлексез хезмәт куя. Ышанам ки, тугандаш халыкларның нәкъ менә шушы бердәмлеге һәм теләктәшлеге – Россия Федерациясенең төп көче, ул бар авырлыкларны һәм каршылыкларны җиңеп чыга алуыбызны дәлилли.

Хөрмәтле ватандашлар! Бүгенге көндә һәммәгезнең дә ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге илебез әләме, бөек Ватаныбыз өчен горурлык хисе кичерүегезне телим. Тынычлык, бәхет һәм иминлек сезгә! Бәйрәм белән!» – диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев