Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фаҗига: 4 яшьлек бала эт талаудан коточкыч тән җәрәхәтләре ала

Малай гаиләсе белән бирегә кунакка кайткан булган.

Татарстанның Минзәлә районындагы бер авылга Казаннан кунакка кайткан дүрт яшьлек малайны эт талап имгәткән. Хәзер бала Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Бу турыдагы мәгълүматны республика хастаханәсенең матбугат хезмәтендә расладылар.

«18 июльдә Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр. 20 июльдә аны Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Соңрак малайны теш казнасы-бит хирургиясе бүлекчәсенә күчерделәр. Операция Республика балалар клиник хастаханәсенә килгәнче ясалган иде», - дип сөйләделәр Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Хәзер табиблар баланың хәлен тотрыклы дип бәяли. Ул организны гомумныгыту процедуралары ала.

Бала эт һөҗүм итү аркасында төрле җәрәхәтләр алган, иң авыры – эт баланың битеннән тире кисәген тешләп алган. Табиблар тире кисәген тегеп куя алган. Бу атнада малайны өенә чыгарырга планлаштыралар.

Татар-информ

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X