Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Евгений Токмаков контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре хакында сөйләде

Быелның 25 мартына кадәр Кукмара районыннан хәрби хезмәт узу өчен килешү төзегәннәргә бер тапкыр 500 мең сумнан башлап акча түләнә.

Шушы көннәрдә Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков килде. Ул контракт буенча хәрби хезмәт узу, аның өстенлекләре турында түбәндәгеләрне сөйләде:

— Бүгенге көндә килешү (контракт) буенча хезмәт итәргә теләге булган гражданнарны сайлап алу кампаниясе бара. 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге, социаль куркыныч тудыручы авырулары (В һәм С гепатитлары, сифилис, ВИЧ, туберкулез һәм башка) булмаган, психоневрологик, наркологик, туберкулез диспансерларында исәптә тормаган һәркем килешү төзи ала. Әлеге төр хезмәткә ир-егетләр генә түгел, 45 яшькә кадәрге, медицина белеме булган (санитар, шәфкать туташы, табибә) гүзәл затлар да кабул ителә. Килешүнең вакыты бер елдан башлана. 

Хәрби хезмәт узу өчен контракт төзүчеләргә Россия Федерациясеннән — 195 мең сум, моннан тыш, быелның 5 мартыннан Татарстаннан 205 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү карала. Бу — Татарстан Республикасында тору урыны буенча теркәлеп, шунда яшәүчеләргә бер тапкыр 400 мең сум акча түләнә, дигән сүз. Кукмара районыннан китүчеләргә әлеге суммага тагын 100 мең сум да өстәлә. 

Татарстан Республикасы территориясендә яшәмәүче, мисал өчен, Киров өлкәсе кешесе Кукмара районы хәрби комиссариаты аша килешү буенча хезмәт итәргә китү теләген белдерә икән, ул 305 мең сум, федераль бюджеттан — 195 мең сум, районнан 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала. 

Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга айлык хезмәт хакы исә хәрби дәрәҗә, вазыйфа һәм хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә 204 мең сумнан башлана.

Бер һәм аннан күбрәк елга килешү төзегәннәргә закон буенча ярты елга бер тапкыр 15 тәүлек кыска вакытлы ял бирелә. 

Акчалата түләүләрдән тыш, килешү буенча хезмәт итүчеләргә, аларның гаиләләренә Россия Саклану министрлыгы һәм Татарстан Республикасыннан социаль яклау юнәлешендә өстәмә ташламалар, гарантияләр каралган. Болар: хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалану яисә тернәкләнү курслары узу, балаларга мәгариф учреждениеләрендә бушлай туклану, сәламәтләндерү лагерьларында ял итү, түгәрәкләргә акча түләмичә йөрү мөмкинлеге һәм башкалар.

Килешү буенча хәрби хезмәт узу мәсьәләләре, ярдәм чаралары буенча мәгълүматларны Кукмара районы хәрби комиссариатына килеп, 8(84364)2-83-62 номерына шалтыратып, тәүлек дәвамында эшләүче 117 телефон номеры аша, Татарстан Геройлары дигән мәгълүмати порталга кереп белергә мөмкин. Гаризаларны исә дәүләт хезмәтләр сайты аша тутырып җибәрә аласыз. Документлардан паспорт, булган очракта хәрби билет, никахны рәсмиләштерү һәм балаларның туу турындагы таныклыклары, МИР картасының реквизитлары кирәк. Медицина комиссиясен тору урыны буенча бер көн эчендә үтәргә була. Медицина тикшеренүе узу, хезмәт урынына бару — бушлай. 

Максатыбыз бер — Җиңү! Ә чын ир-егет юлы ул — үзенең Ватанын яклау, саклау һәм аның патриоты булу.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk