Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эссе көннәр вакытында Кукмара районында бер кеше суга батып үлде

Республикада әле коену сезоны башланмады.

Әле җәй башланырга өлгермәде, инде районыбызда сулыгында бер кешенең гомере өзелде.

Фаҗига 13 май көнне Лубян авылындагы буада була. 01.27 сәгатьтә Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә Лубян авылы буасында, бәлки, яшь кеше батып үлгәндер дип хәбәр килә. Урынга 4нче «Шәмәрдән» коткаручылар отряды чыга. 12.01 сәгатьтә водолазлар егетнең гәүдәсе ярдан ике метр ераклыкта, өч метр тирәнлектә табып ала.

Һәлак булучы – Лубян урман-техник көллияте студенты, аңа 17 яшь була. Ул Яр Чаллыда яшәүче. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәбе ачыклана.

Татарстанда әле су коену сезоны ачылмады. Шуның өчен җиһазландырылган пляжларда да суга керү тыела!
Статистика буенча, суда үлү очракларының 80%ы җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коену вакытында килеп чыга. Үлемнең төп сәбәпләре - температура төшүдән көзән җыеру, йөрәк-үпкә спазмалары, су астындагы предметларга бәрелү, шулай ук балаларны караучысыз калдыру.

Тыюның үтәлешен муниципалитетларның административ комиссияләре күзәтә, дип хәбәр итә Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе.

Административ комиссия вәкилләре җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен «ТР территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу» административ хокук бозулар Кодексының 3.10 маддәсе буенча беркетмәләр төзи. Кагыйдә бозучыларга 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный.

фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев