Кукмара районында водолазлар буадан батып үлгән егетнең мәетен чыгарды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында водолазлар буадан батып үлгән егетнең мәетен чыгарды

Фаҗига Лубян авылында була.

Кукмара районында водолазлар буадан батып үлгән егетнең мәетен чыгарды. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

13 май көнне 01.27 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә Лубян авылы буасында, бәлки, яшь кеше батып үлгәндер дип хәбәр килә. 

Урынга 4нче «Шәмәрдән»ЗПС отряды чыкты. 12.01 сәгатьтә егетнең гәүдәсе ярдан ике метр ераклыкта, өч метр тирәнлектә табыла. 

Һәлак булучы – Лубян урман-техник көллияте студенты, аңа 17 яшь була. Ул Яр Чаллыда яшәүче. Хәзерге вакытта фаҗига сәбәбе ачыклана.

фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев