Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дини бәйгегә рәхим итегез!

Егетләр Коръән уку, дини мәҗлес күренешен сәхнәләштерү, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган викторина һәм башка күңелле номинацияләр буенча көч сынашачак. 

Инде ике дистә елдан артык эшләп килүче Кукмара мәдрәсәсе районыбызда гына түгел,  республикабыз күләмендә дә уңай яктан телгә алына торган дини уку йорты булып санала. Биредә олысы да, кечесе дә дини белем алып, һәркем кылырга тиешле гыйбадәт ысулларын үзләштереп, динебезнең асылын, яшәеш мәгънәсен өйрәнә, үзендә күркәм холык сыйфатларын тәрбияләргә тырыша.

Мәдрәсә тормышы белем алу белән генә чикләнми: биредә тәрбия чарасы да булырлык, күңелне дә күтәрерлек төрле мәдәни чаралар да үткәрелә. 25 февральдә шундый чараларның берсе – “Мөселман егетләре бәйгесе” дип аталган ярыш булачак. Әлеге бәйгедә Кукмара мәдрәсәсе шәкертләреннән торган команда белән Балтач һәм Буа мәдрәсәләре командалары ярышачак. Егетләр үзләре белән таныштырганнан соң, Коръән уку, дини мәҗлес күренешен сәхнәләштерү, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган викторина һәм башка күңелле номинацияләр буенча көч сынашачак. 

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә узачак әлеге чара кичке 18 сәгатьтә башланачак, керү ирекле. Барыгызны да шушы гыйбрәтле дә, күңелле дә бәйгене карарга чакырабыз.

Зилия КУРАМШИНА, Россия ислам институтының 
журналистика факультеты студенты

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk