Чарлы җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.
Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашулар дәвам итә.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Чарлы авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты.
Җирлек башлыгы Эдуард Козлов җирлекнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, проблемаларны билгеләп үтте, бурычлар билгеләде. Участок инспекторы Айдар Гәрәев мошенниклык очраклары турында сөйләде, халыкны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды, киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеген билгеләп үтте.
Районның социаль-икътисадый торышы, һәр тармакта башкарылган эшләр турында әзерләнгән видеороликны караганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде. Җирлек халкы Татар Толлысы авылында су системасын алыштыру, чишмә төзекләндерү, сыерларга субсидияләр бирү турындагы һәм башка мөһим сорауларыны бирде.
Чыгышлар соңында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев